Россиядә “Беләсеңме? Өйрәт” фәнни-популяр видео конкурсының V сезонына нәтиҗә ясадылар. Анда укучылар остазлар ярдәмендә авторлык роликлары эшли. Проектта илнең 82 төбәгеннән 2 меңнән артык мәктәп укучысы катнашты, 162 катнашучы ярымфиналга чыкты.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, конкурс балалар һәм яшүсмерләрнең фән һәм заманча технологияләр белән кызыксынуын үстерүгә юнәлдерелгән. Җиңүчеләрне составына дәүләт эшлеклеләре, галимнәр һәм партнерлык оешмалары вәкилләре кергән жюри билгеләде.
Бүләкләү тантанасы 28 майда М.Горький исемендәге киностудиядә була.
Сезон нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы җибәрелгән видеоэшләр саны буенча топ-5 төбәк арасына керде. Рейтингны Мәскәү җитәкли, аннан соң Ставрополь крае, Мәскәү өлкәсе һәм Санкт-Петербург килә.