“Тау” яшьләр үзәгендә ел саен үткәрелә торган “Татар малае”, “Татар кызы” район конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды

2026 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

19 майда «Тау» яшьләр үзәгендә ел саен үткәрелә торган “Татар малае”, “Татар кызы” район конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Аны Азнакай муниципаль районы мәгариф идарәсе һәм «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының җирле бүлеге оештырды.

Бу чара инде күркәм традициягә әверелде һәм татар мәдәниятенең иң кечкенә вәкилләрен — балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрне берләштерә.

Быел конкурста 27 бала катнашты: 18 кыз һәм 9 малай. Яшь талантлар үзләренең осталыкларын, милли гореф-гадәтләрне, туган телләрен белүләрен күрсәттеләр, кунакларны матур чыгышлары һәм иҗади номерлары белән сөендерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International