«Сәйяр»республика театр фестиваленә йомгак ясалды

2026 елның 22 мае, җомга

20 май көнне Казанның Ленин исемендәге мәдәният сараенда  «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Чарада республиканың 31 районыннан балалар — зона этабында җиңүчеләр катнашты.

Фестивальдә чыгышлар Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның туган телләрендә: татар, чуаш, удмурт һәм мари телләрендә яңгырады.

Муниципаль этапта 1000нән артык коллектив чыгыш ясады, 530 эш кабул ителде (479 чыгыш — татар телендә, 36 — чуваш телендә, 4 — мари телендә, 11-удмурт телендә).

Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм туган телләрне саклау, үстерү һәм яклау мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, шулай ук югары дәрәҗәле кунаклар катнашты.

Гран-при ияләре: 62 нче «Тирәк» балалар бакчасы. Әлмәт районының Түбән Мактама бистәсе.. Минзәлә гимназиясе. Шулай ук 20 лауреат билгеләнде, ә 21 коллектив Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International