«Аҗаган» («Зарница») үсеп килүче буында лидерлык сыйфатлары, туган якны ярату хисе һәм үз өстеңә җаваплылык ала белү тәрбияли. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Аҗаган 2.0» бөтенроссия хәрби-патриотик уенының төбәк этабында катнашучылар белән очрашуда белдерде. Чара Казан югары танк команда училищесының спорт шәһәрчеге территориясендә оештырылган.
«Аҗаган 2.0» - цифрлы технологияләр кулланып, яңа заманча форматта бөтенроссия хәрби-патриотик уены. Уенда гомуми белем бирү һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең җыелма командалары катнаша. Һәр команда составында унар кеше төрле рольләрдә: медик, командир, пилотсыз очу аппараты операторы, хәрби хәбәрче, элемтәче һ. б.
Төбәк этабында кече категориядәге 7 команда «Байтик» лагеренда көч сынашты. Урта, өлкән һәм махсус категорияләр Казан танк училищесы мәйданчыгында ярыша: урта һәм өлкән категорияләрдә – 8, махсус категорияләрдә - 6 команда.
Рөстәм Миңнеханов уеннарны уздыру зонасы белән танышты. Аерым алганда, ул тактик медицина, ут әзерлеге, тактик уен, «Гаилә Аҗаганнары» сынаулары мәйданчыкларында булды.
Төбәк этабында катнашучыларны сәламләгән Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, «Аҗаган» хәрби-патриотик уены күп еллар дәвамында катнашучыларга хәрби эш нигезләрен өйрәнергә, совет һәм Россия солдатлары һәм офицерларының батырлыклары белән танышырга мөмкинлек бирә. "Бүген, илебез яңа чакырулар һәм янаулар белән очрашканда, бу чара аеруча әһәмияткә ия була", - диде ТР Рәисе.
Ул билгеләп үткәнчә, безнең көннәрдә «Аҗаган» – ул ярышлар гына түгел, ә киң колачлы хәрби-патриотик фестиваль, ул ата-бабаларның батырлыкларын хөрмәт итүчеләрне берләштерә, махсус хәрби операциядә катнашучы замандашларының каһарманлыгы белән горурлана һәм бөек вакыйгалар һәм илебезнең иминлегенә һәм бәйсезлегенә өлеш керткән кешеләр истәлеген сакларга омтыла.
Республика Рәисе балаларны ярышларга әзерләү өчен бөтен көчләрен куйган оештыручыларга һәм остазларга рәхмәт белдерде: "Сез мөһим һәм игелекле эш башкарасыз – Россия патриотларының яңа буынын тәрбиялисез".
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, быел уенда 100 меңнән артык яшь татарстанлы катнашкан. "Бүген биредә финалистлар - республиканың иң яхшы командалары җыелды. Котлыйм сезне! Ярышларның төрле этапларын узып, сез ныклык һәм җиңүгә омтылыш күрсәтәсез. Сезнең һәркайсыгызга уңышлар, үз көчегезгә ышаныч һәм укуда, спортта һәм иҗтимагый эшчәнлектә зур казанышлар телим", - дип өстәде Татарстан Рәисе.