Татарстан делегациясе Бөтенроссия физкультура укытучылары съездында катнашты

2026 елның 22 мае, җомга

2026 елның 18–22 маенда Тула өлкәсендә Бөтенроссия физкультура укытучылары съезды узды. Чарада Россиянең 86 төбәгеннән 600дән артык белгеч, шул исәптән Татарстан Республикасы делегациясе дә катнашты.

Татарстан делегациясе составына түбәндәгеләр керде:

Яшина Тамара (КФУның IT-лицее).

Шмыков Николай (Казан шәһәре Совет районының 187нче күппрофильле лицее).

Самарина Ирина (Казан шәһәре Вахитов районының 96нчы гимназиясе).

Федорченко Роман (Казан шәһәре Яңа Савин районының 146ны лицее).

Сорокин Александр (Казан шәһәре Киров районының 189нчы «Заман» күппрофильле гимназиясе).

Гыйләҗев Илнур (Казан шәһәре Идел буе районының 6нчы гимназиясе).

Катнашучыларны РФ мәгариф министры Сергей Кравцов сәламләде. Ул үсеп килүче буынның сәламәтлеге турында кайгырту дәүләт политикасының өстенлекле юнәлеше булып торуын ассызыклады.

Аерым бер көн бөтенроссия спорт федерацияләренең мастер-классларына багышланды. Укытучылар шулай ук җиңел һәм авыр атлетика, шахмат федерацияләренең күргәзмә мәйданчыкларында булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International