Мамадыш интернат-мәктәбенең кызлар командасы Беларусь Республикасының Могилев шәһәрендә узган мини-футбол буенча халыкара турнирда җиңү яулады.
Махсус Олимпиада кысаларында оештырылган ярышлар 14 яшьтән өлкәнрәк иң көчле спортчыларны берләштерде. Россия командасы составында мәктәпнең 5 хәзерге укучысы һәм бүгенге көндә Мамадыш көллиятендә белем алучы 3 укучы бар иде. Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Андрей Куклев һәм югары категорияле укытучы Вадим Мальцев җитәкчелегендә кызлар җиңүгә булган искиткеч ихтыяр көчен, бердәмлекне һәм осталыкларын күрсәттеләр
Нәтиҗә — искиткеч җиңү! Котлыйбыз!