Чара «Киләчәк шәһәре: җитәкчелекнең яңа офыклары» дип аталган эшлекле уен форматында оештырылды.
Катнашучылар командаларга бүленделәр, аларның һәрберсе тәҗрибәле архитекторлар һәм төзүчеләр коллективын хәтерләтте. Аларның бурычы - хыялларындагы шәһәрне төзү. Командалар дүрт төрле: спорт, мәгариф, медицина һәм сәүдә-күңел ачу районнарын проектлау өстендә эшләделәр. Бу уникаль тәҗрибә җитәкчеләргә үз талантыларын идарә итүдә генә түгел, архитектура, экология һәм икътисад өлкәләрендә дә күрсәтергә мөмкинлек бирде. Бу идарә итү буенча чын мастер-класс булды!