Казан сервис көллиятендә “Пешекче” һөнәре алган укучылар чыгарылышы булды

2026 елның 25 мае, дүшәмбе

Халыкара сервис көллияте 2019 елдан мәктәп укучыларын «Пешекче» һөнәри программасы буенча укыту проектын гамәлгә ашыра. 7 һәм 8 сыйныф укучылары, дәресләрдән соң, һөнәр алу өчен, ике ел дәвамында көллият лабораторияләрендә шөгыльләнәләр. Укулар тәмамлангач, аларга 2-3 разрядлы «Пешекче» квалификациясе бирелә.

Бу еллар эчендә 94 яшь белгеч әзерләнгән. Бу нигездә 146 нчы «Ресурс» лицее укучылары, шулай ук 113 нче мәктәп һәм 9 нчы гимназия укучылары.

2026 елның 20 маенда "Пешекче" һөнәре алган укучыларның чираттагы чыгарылышы булды: 17 кеше пешекче ярдәмчесе булып эшли ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International