“Бу фестиваль берләштерә”: Казанда“Аҗаган 2.0” уеннарының төбәк этабы башланды

2026 елның 25 мае, дүшәмбе

Казанда "Аҗаган 2.0" фестивале узды. Ул шул ук исемдәге Бөтенроссия хәрби-патриотик уенының төбәк этабының бер өлеше булды. Фестивальдә “Аҗаган” ның зона этапларында җиңүче отрядлар катнашты.

Чара Кызыл байраклы Жуков орденлы Казан югары танк училищесы территориясендә узды. Кунаклар тактик уенда һәм команда сынауларында катнаштылар, шулай ук шәхси компетенцияләрдә ярыштылар. Отрядларда катнашучылар рольләр буенча бүлештеләр. Һәр отрядта БПЛА операторы, командир, хәрби хәбәрче, штурмовик, медик, инженер-сапер һәм элемтәче була. Җиңгән отрядлар җәй көне округ сынауларында республика исеменнән чыгыш ясаячак.

Мөхтәрәм кунак буларак чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов булды. Рәис мондый чараларны уздыруның мөһимлеген билгеләп үтте һәм бүгенге уеннарда катнашучылар– безнең киләчәгебез – үсеп килүче буын, аларны дөрес тәрбияләү мөһим, дип искәртте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International