Түбән Камада өч чыгарылыш сыйныф укучысы, әлеге предмет мәктәп программасына кермәсә дә, кытай теленнән БДИ тапшыру теләген белдергән. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Түбән Кама районы мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хузин хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, бердәм дәүләт имтиханы тапшыру өчен предметлар сайлау 1 февральдә тәмамланган. Гадәттәгечә, профильле математикадан тыш иң зур популярлык белән җәмгыять белеме, информатика, химия һәм биология фәннәре.
Быел шулай ук табигый-фәнни цикл предметларына кызыксыну артуы күзәтелә.Уку елы дәвамында район мәктәпләрендә сынау тестлары үткәрелде, аларның нәтиҗәләре буенча имтиханнарга әзерлек планнарына төзәтмәләр кертелде. Язгы каникулларда тышкы экспертлар катнашында рус теле һәм математикадан тренировка тестлары узды. Аларда тугызынчы сыйныф укучыларының 30 проценты һәм унберенче сыйныф укучыларының 50 проценты катнашты.