Россия Мәгариф министрлыгына караган педагогик югары уку йортларының һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең чыгарылыш курс студентлары Бөтенроссия студентлар чыгарылыш кичәсендә катнаша ала. Моның өчен гариза бирергә һәм «Выпускник -2026» конкурсының шартларын үтәргә кирәк.
17 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге (аларны да кертеп) укучыларга 8 июньгә кадәр проект платформасында гариза тапшырырга һәм биремнәр үтәргә кирәк: «Студент еллары – тормыш юлының төп мизгеле» темасына видеовизитка яздырырга, аны «ВКонтакте» социаль челтәрендә #Минобрнауки, #Росмолодежь, #ТвойХод, #Выпускник2026 хештеглары белән урнаштырырга, шулай ук 2024/25 уку елының икенче семестры һәм 2025/26 уку елының беренче семестры өчен зачет кенәгәсенең скан-копияләрен йөкләргә кирәк.
Июнь аенда Бөтенроссия студентлар чыгарылыш кичәсе – 2026 чарасына чакырылган 600 студентның исеме билгеле булачак.