28 майда Түбән Новгородта креатив индустрияләр һәм ИТ компетенцияләре буенча «Профессионаллар» чемпионаты финалы кысаларында өч көнлек эшлекле программа башланып китте. Эшлекле программаны А.Д. Сахаров исемендәге «Маяк академиясе»ндә узган «Профессионаллар: Технологик лидерлык коды» пленар утырышы ачып җибәрде.
Дискуссиянең төп темасы — кадрлар әзерләүнең яңа форматын булдыру иде. Бу яңа формат ИТ өлкәсенең санлы интелектын һәм креатив тармакларның яңача алымнарын берләштерә. Бу эштә «Профессионаллар» хәрәкәте зур роль уйный.
РФ Мәгърифәт министрлыгының матбугат хезмәте материаллары буенча