«Бердәм Россия» партиясе аналык һәм балачак мәсьәләләренә багышланган кабул итү атналыгы үткәрәчәк. Барлык чаралар 1 июннән 5 июнгә кадәр партия рәисенең Татарстан Республикасындагы төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе мәйданчыгында узачак.
Биш көн дәвамында халык сораулар бирә, консультацияләр ала һәм гаилә институтын ныгытуга, балачакны яклауга, балаларның җәйге ялын оештыруга, репродуктив сәламәтлекне һәм балалар спортын үстерүгә юнәлтелгән башлангычлар тәкъдим итә алачак.
Атналык программасына тематик вебинарлар, туры эфирлар һәм Дәүләт Думасы, Татарстан Дәүләт Советы, Казан шәһәре Думасы депутатлары, шулай ук профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашында гражданнарны шәхсән кабул итүләр керә.
Кабул итүгә язылырга яки сорауларны 8 (843) 238-10-00 телефоны, op@tatarstan.er.ru электрон почтасы яисә 8 (987) 205 00 63 номеры буенча МАХ мессенджеры аша бирергә мөмкин.
«Бердәм Россия» партиясенең матбугат хезмәте материаллары буенча