Казанда «ЭкоКейс», «Техно+», «Коллаборация: АгроДетСоюз» һәм «Фән дөньясы» дигән дүрт шәһәр проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Батл-бум "Өч стихия кубогы"» балалар белем бәйрәме узды.
106 нчы балалар бакчасында нәниләр мастер-класслар күрсәттеләр.
133 нче балалар бакчасында ярыш (батл) форматында интерактив уен узды.
360 нчы прогимназиядә «Роболенд» конструктив иҗат фестивале узды. Балалар яшьтәшләре өчен бик кызыклы мастер-класслар үткәрделәр.
183 нче балалар бакчасында бәйрәм «Агрономия: теориядән практикага» дигән клуб сәгате форматында үтте. Аның төп максаты мәктәпкәчә яшьтәге балаларны авыл хуҗалыгы нигезләре белән таныштыру, экологик культураны һәм табигать процессларын аңлауны үстерү иде.