Быел бәйгедә катнашу өчен илнең төрле почмакларыннан һәм чит илләрдән яшь талантлардан 800дән артык гариза килде инде һәм бу сан арта бара. 2026 елның 5–7 июнендә Мәскәүдә «Кызыл мәйдан» китап фестивале мәйданчыгында «Глаголица» көннәре узачак.
«Глаголица»да фикердәшләр белән аралашырга, экспертлардан бәяләмә алырга һәм иҗатның яңа офыкларын ачарга теләгән 10 яшьтән 17 яшькә кадәрге һәр язучы һәм драматурглар катнаша ала. Катнашучылардан гаризалар кабул итү 15 июньгә кадәр дәвам итә.