Әгерҗе шәһәренең 9 нчы балалар бакчасы базасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен фәнни-техник үсеш юнәлеше буларак эксперимент һәм робототехника: мәктәп белән дәвамчанлыкны тәэмин итү» темасына төбәкара семинар узды.
Чарада балалар бакчаларының белем бирү процессына эксперименталь эшчәнлек һәм робототехника нигезләрен кертүгә заманча алымнар каралды. Анда мәктәпкәчә яшьтәге балаларның танып-белү кызыксынуын үстерүгә юнәлтелгән гамәли методикалар күрсәтелде.