«Россия - минем офыклар» һөнәри юнәлеш курсында 240 меңнән артык Татарстан укучысы катнашкан

2026 елның 29 мае, җомга

"Киләчәккә билет" профориентациясенең бердәм моделе кысаларында 2023 елдан "Россия - минем офыклар" дәрестән тыш эшчәнлек курсы гамәлгә ашырыла. Операторы  Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә гуманитар проектлар фонды, ә курсның төп партнеры Россия "Знание" җәмгыяте.

«Россия - минем офыклар» курсы 6-11 сыйныф укучылары өчен үткәрелә. 2025/26 уку елында ул 8,5 миллион укучыны колачлаган. Барысы 34 дәрес узды, шуларның 22се тармак дәресләре һәм партнер компанияләр белән бергә үткәрелде. Татарстанда «Россия - минем офыклар» курсында  240 меңнән артык Татарстан укучысы катнашкан. Бөтен ил буенча соңгы дәресләр 22 майда узды.

"Киләчәккә билет" проекты матбугат хезмәте материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International