2026 елның 29 маенда Мәскәүдә БДИ һәм ТДИның төп чорларын үткәрүгә багышланган матбугат конференциясе узды. Чарада Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов һәм мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаев катнашты.
Федераль мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте җитәкчесе Анзор Музаев имтиханнар Россиянең барлык 89 төбәгендә һәм 54 чит илдәге мәгариф оешмаларында узачак, дип сөйләде. Быел БДИда катнашуга 750 мең кеше теркәлгән, шуларның 663 меңнән артыгы - быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары. БДИ үткәрү өчен имтиханнар үткәрү өчен 6 меңгә якын пункт (ППЭ) оештырылган , 300 меңгә якын оештыручы һәм башка ПЭ хезмәткәрләре җәлеп ителәчәк.
РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча