Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның Балаларны яклау көне белән котлавы

2026 елның 1 июне, дүшәмбе

Кадерле балалар!

Сезне чын күңелдән Балаларны яклау көне белән котлыйм!

Бу безгә һәр баланың илебез һәм Татарстанның киләчәге булуын искә төшерә торган иң якты бәйрәм. Сез - безнең төп өметебез, илһам чыганагы һәм яңа казанышлар өчен этәргеч. Сезнең нурлы күзләрегезне күргәч һәм шатланып көлүегезне ишеткәч, без моның өчен хезмәт итәргә, балалар бакчалары, мәктәпләр, көллиятләр төзергә, балалар иҗат үзәкләре ачарга кирәклеген аңлыйбыз.

Татарстан Республикасында һәрберегезнең имин булуы, кайгырту-яратуда һәм игътибарда үсүе өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырыла.

Безнең төп бурычыбыз – сезгә үз талантыгызны ачу, сыйфатлы белем алсу һәм киләчәккә ышаныч белән каравыгыз өчен уңай шартлар булдыру. Сез республиканың данлыклы традицияләрен дәвам итәрсез, алдынгы технологияләрне тормышка ашырырсыз дип ышанабыз. Балачагыгыз җәйге кояш кебек җылы һәм якты, ачышларга, дуслыкка һәм эчкерсез елмаюларга бай булсын.

Сезгә нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, тугры дуслар һәм барлык теләкләрегезнең тормышка ашуын телим! Һәр көн сезгә шатлык һәм яңа җиңүләр алып килсен!

Без сезне яратабыз һәм сезгә ышанабыз! Йөзегез һәрчак балкып торсын, җәйге ялларыгыз күңелле, матур узсын!

Хөрмәт белән министр И.Һадиуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International