Казанда 121 нче лицей базасында яңартылган хоккей мәйданчыгы ачылды

2026 елның 1 июне, дүшәмбе

Казанның Совет районындагы 121 нче лицей территориясендә яңартылган спорт мәйданчыгын ачу тантанасы узды. Ремонт эшләрен Казан шәһәр Думасы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Пётр Королёв оештырды.

Эш барышында мәйданчыкның капламасы тулысынча алыштырылды, шулай ук аның кырыйлары ремонтланды һәм яңартылды. Кышын биредә хоккей уйнарга мөмкин булачак, ә җәен — флорбол (балалар һәм яшьләр арасында популяр булган туплы хоккей төре).

Ачу тантанасы кысаларында әлеге спорт төре буенча турнир да узды.Тантанада Казанның Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов, депутат Пётр Королёв, 121 нче лицей директоры Валентина Афонская, «Үсмер» («Подросток») бюджет учреждениесе вәкилләре һәм яшь спортчыларның әти-әниләре катнашты.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International