РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы аспирантурага кабул итү кагыйдәләрен үзгәртте

2026 елның 1 июне, дүшәмбе

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы аспирантурага кабул итү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертте: хәзер укуга керүчеләр электрон форматтагы гаризаны «Дәүләт хезмәтләре» (Госуслуги) порталы аша гына бирә алачак.

Шулай ук максатчан квота (целевая квота) уку өчен конкрет заказчыларны күрсәтеп билгеләнәчәк.Имтиханнарны кабул итү һәм укуга алу сроклары, шулай ук башка төп кагыйдәләр үзгәрешсез калды. Хәбәрдә билгеләп үтелгәнчә, 2026 елдан башлап аспирантурага кабул итү турындагы гаризаны «Дәүләт хезмәтләре» аша, уку йортына барып шәхсән яки почта операторы аша җибәрергә мөмкин булачак.

Югары уку йортларының үз мәгълүмат системалары аша гариза кабул итү 2026 елдан башлап гамәлдән чыгарыла.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International