Бүген 2026 елгы БДИның төп чоры башлана. Имтиханнар вакытында килеп туган теләсә нинди кагыйдә бозулар һәм техник өзеклекләр турында Рособрнадзорның ышаныч телефоны аша хәбәр итәргә мөмкин: +7 (495) 198-93-38. Шулай ук үз төбәгегезнең кайнар линиясенә шалтыратырга була.
Моннан тыш, проблемаларны чишү өчен Дәүләт хезмәтләре (Госуслуги) порталындагы "Кире элемтә платформасын"нан файдалана аласыз. Һәр имтихан пунктына керү урынында һәм пунктның штабында махсус QR-кодлы плакатлар эленгән. Шул код аша сез үз мөрәҗәгегезне турыдан-туры Рособрнадзорга җибәрә аласыз. Ул шунда ук ведомство белгечләренә барып ирешәчәк һәм алар мәсьәләне тиз арада хәл итәчәк.
Исегезгә төшерәбез: имтихан вакытында нинди дә булса кагыйдә бозулар яки техник өзеклекләр эшне башкарырга комачауласа, сез БДИны резерв көнне яңадан тапшыра аласыз.
Рособрнадзор материаллары буенча