Татарстан башкаласында «Дети рисуют страну» 20 нче республика конкурсы жюриеның йомгаклау утырышы узды. «Бердәм Россия» партиясенең төбәк башкарма комитетында узган очрашуда конкурсның номинантлары ачыкланды, ә аның лауреатларын 12 июньгә планлаштырылган бүләкләү тантанасында игълан итәчәкләр.
Жюри әгъзалары арасында танылган рәссамнар, парламент депутатлары, «Бердәм Россия» вәкилләре, «Татарстан» ДТРК, Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе һәм «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре, җәмәгать оешмалары активистлары бар.
Бу юлы конкурсантлар Россия халыклары бердәмлеге, хәрби һәм хезмәт батырлыгы, юлларда куркынычсызлык һәм цифрлаштыру темаларына иҗат иттеләр. Муниципаль этапка 10 меңнән артык эш кабул ителгән, шулардан республика этабында катнашу өчен 312се сайлап алынган, диде «Тарихи хәтер» партия проектының төбәк координаторы, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина.
«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте материаллары буенча