МХОда катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен мәгариф системасында түбәндәге ярдәм чаралары гамәлгә ашырыла.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 елның 20 октябрендәге 1122 нче номерлы «Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган Россия Федерациясе гражданнарының гаиләләренә өстәмә ярдәм чаралары турында»гы карары нигезендә түбәндәгеләр билгеләнде:
Татарстан Республикасының дәүләт һөнәри белем бирү оешмаларында урта звено белгечләре программалары буенча көндезге бүлектә укучы студентларга бушлай бер тапкыр кайнар ашау бирү ;
Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль мәктәпләрендә 1–11 нче сыйныф укучыларына бушлай ике тапкыр (иртәнге аш, төшке аш) кайнар ашау бирү ;
Татарстан Республикасының мәктәпкәчә белем бирү (балалар бакчасы) программасын гамәлгә ашыручы муниципаль белем бирү оешмаларына чираттан тыш кабул ителү хокукын бирү;
Татарстан Республикасының балалар бакчаларында баланы караган һәм тәрбияләгән өчен алына торган түләүдән (родителеская плата) азат итү һ.б.лар.