Быел Казанда 9 нчы сыйныф укучылары арасында география, информатика һәм җәмгыять белеме иң күп сайланганнар рәтендә. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, ОГЭ тапшыру өчен географияне - 40,6% тугызынчы сыйныф укучылары сайлаган, информатиканы - 40,1%, җәмгыять белемен - 36,7%.
Имтихан кампаниясен уздыру өчен шәһәрдә 160 пункт оештырылган, шул исәптән БДИ, ДЙА, дәүләт чыгарылыш имтиханы һәм махсус медицина күрсәткечләре булган балалар өчен өйдә оештырылган пунктларын да кертеп.
Дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыруда мәгариф системасының 10 меңгә якын хезмәткәре җәлеп ителгән.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча