Уку елы нәтиҗәләре буенча Казанда 11 нче сыйныфны тәмамлаучы 1 279 укучы «Укуда аерым уңышлары өчен» медаленә дәгъва итә — бу барлык унберенче сыйныф укучыларының 21 процентын тәшкил итә. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов белдерде.
Беренче дәрәҗә медальгә — 718 укучы, икенче дәрәҗәгә 561 укучы дәгъва кыла. Уткән ел белән чагыштырганда, беренче дәрәҗә медальгә кандидатлар саны 12,4 процентка, ә икенче дәрәҗәгә 8,1 процентка арткан.
Моннан тыш, 9 нчы сыйныфны тәмамлау нәтиҗәләре буенча 1 127 укучы кызыл (аттестат с отличием) аттестатка бара.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча