Быел җәен Казанның мәктәп яны лагерьларында 22 меңнән артык бала ял итәчәк

2026 елның 1 июне, дүшәмбе

Казанда җәйге савыктыру кампаниясе башланып китте. 26 июньгә кадәр 160 белем бирү учреждениесе базасында мәктәп яны лагерьлары эшләячәк. Анда 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге 22,5 меңгә якын бала ял итәр дип планлаштырыла. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов белдерде.

Эшләүче әти-әниләргә  уңайлы булсын өчен балаларны 8:00дән 16:00гә кадәр кабул итүче дежур төркемнәр оештырылган. Сменаның дәвамлылыгы — 21 көн. Савыктыру юлламасының (путевка) тулы бәясе 6,1 мең сум булса, әти-әниләр өчен бәясе — 920 сум. Калган сумма Татарстан бюджеты исәбеннән түләнә.

 Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен лагерьларда ял итү бушлай.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International