Югары нефть мәктәбендә уңыш эстафетасы: 70 чакрым хәтер, бердәмлек һәм һөнәри горурлык

2026 елның 1 июне, дүшәмбе

Әлмәт дәүләт технология университетының «Нефть югары мәктәбе» (ӘДТУ НЮМ) 70 еллык юбилее елында 70 кеше «Уңышның 70 чакрымы» эстафетасында катнашты. Алар арасында студентлар, ректорат, укытучылар, университет хезмәткәрләре, чыгарылыш укучылары, ветераннар һәм югары уку йортының төп индустриаль партнеры — «Татнефть» компаниясе вәкилләре бар иде. Катнашучылар нефтьчеләр әзерли торган әлеге уку йортына 70  ел тулуга багышланган 70 символик чакрымны үттеләр.

30 май көнне нәкъ сәгать 10да университет кампусыннан дистанциягә беренче булып студентлар чыкты. Алар чираттагы локациядә эстафетаны университетның профессор-укытучылар составына тапшырырга тиеш иде.

ЮНМ матбугат хезмәте материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International