Сәнәгать объектларын күзәтү өчен билгеләнгән «ИнноСпектор» дроны ярдәмендә Иннополис университетының Пилотсыз авиация системалары үзәге белгечләре Казахстанның тау-казу компанияләре ятмаларындагы 4 рудникны тикшерде. Алынган мәгълүматлар тау эшләрен планлаштырганда, руда төшергечләрнең тузуын бәяләү һәм авария очракларын кисәтү өчен кирәк.
Россия дроннары барлыгы 9 очыш ясады. Алар 500 метрдан 900 метрга кадәр тирәнлектә руда төшергечләрнең һәм казылма урыннарның рельефы турында реаль вакыт режимында мәгълүматлар җыйды.
Россиянең сәнәгать дронын Казахстанда беренче сынаулар алтын казучы компанияләрнең берсендә узды. Алтын казу компаниясе хезмәткәрләре дронның ябык урыннарда GPSсыз, SLAM-навигация кулланып, тотрыклы эшли алуын һәм реаль вакытта руда төшергечләрнең торышын теркәп бару мөмкинлекләрен югары бәяләделәр.