Татарстан укытучысы «Учитель навсегда» федераль реклама кампаниясенең йөзе булды

2026 елның 1 июне, дүшәмбе

Россиядә 1 миллионнан артык укытучы эшли, ә педагогика юнәлеше укуга керүчеләр арасында иң зур ихтыяь булган  3 белгечлек исемлегенә керә. Бүгенге көндә педагогика — ул бары тик белем бирү генә түгел, ә зур үзгәрешләрнең бер өлеше булырга теләүчеләр һөнәре.

 «Яшьләр һәм балалар» илкүләм  проекты кысаларында бөтен ил буенча укытучыларның уңайлы эшләве һәм һөнәри үсеше өчен шартлар тудырыла: заманча белем бирү мохите булдырыла, мәктәпләр салына һәм капиталь ремонтлр ясала, укытучыларга ярдәм чаралары киңәйтелә.

Сыйныф  җитәкчеләренә һәм тәрбия буенча директор киңәшчеләренә айлык түләүләр каралган, шулай ук квалификацияне күтәрү системасы үсә.

Россиядә «Учитель навсегда»  федераль реклама кампаниясе башланып китте. Аның төп йөзе итеп Чаллы шәһәренең 62 нче белем бирү үзәгенең башлангыч сыйныфлар укытучысы, 2025 елда  «Беренче укытучы» («Первый учитель») Бөтенроссия һөнәри конкурсы призеры Анна Мельникова сайланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International