РФ Хөкүмәте 2036 елга кадәрге чорга балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасын үстерү концепциясен, шулай ук аны 2026–2036 елларда тормышка ашыру буенча чаралар планын раслады. Документ проекты Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан кызыксынган ведомстволар һәм оешмалар белән берлектә эшләнгән.
Концепциянең төп өстенлекләре — 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар тарафыннан кылына торган хокук бозулар санын киметү, аларның үсүенә йогынты ясаучы сәбәпләрне һәм шартларны ачыклау һәм бетерү, шулай ук бөтен җәмгыятьнең тәрбияви потенциалын көчәйтү.Хәзерге вакыттагы вазгыятьне үзгәртү буенча конкрет чаралар концепцияне 2026–2036 елларда тормышка ашыру планында урын алган, ул үз эченә 75 чараны ала.
РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча