Быел дәүләт йомгаклау аттестациясен (ГИА) барлыгы 23 мең тугызынчы һәм унберенче сыйныфларны тәмамлаучы узачак. Имтихан кампаниясен уздыру өчен Казанда БДИ үткәрүнең 28 пункты, ДЙАның 61 пункты һәм дәүләт имтиханының җиде пункты әзерләнгән. Моннан тыш, махсус шартларга мохтаҗ катнашучылар өчен 64 пункт оештырылган.
БДИның төп чоры 19 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Имтиханны җитди сәбәп белән калдырган яки предметларны тапшыру даталарының туры килгән чыгарылыш укучылары өчен резерв көннәр каралган. Шулай ук Россия президенты Владимир Путин инициативасы буенча чыгарылыш сыйныф укучылары 8 һәм 9 июльдә предметларның берсен яңадан бирә алачак. Шул ук вакытта алдагы нәтиҗә гамәлдән чыгарылачак, ә яңадан бирелгән имтихан нәтиҗәсе калачак.
Ирек Ризванов искәртеп узганча, 9 нчы сыйныф укучыларына аттестат алу өчен дүрт имтиханны уңышлы тапшырырга кирәк: рус теле, математика һәм сайлау буенча ике фән.
Казан шәһәре мэриясе матбугат хезмәте материаллары буенча