Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Россия дәүләтчелеге үсешендә татар халкының роле
2013 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе
2013 нче елның 10 декабрендә Яшел Үзән шәһәренең 1 нче лицеенда «Россия дәүләтчелеге үсешендә татар халкының роле» дип исемләнгән республика фәнни-гамәли конференциясе үтте.
Конференциянең пленар утырышы Горький исемендәге мәдәният һәм халык иҗаты үзәгендә узды. Конференциядә катнашучыларны тарих фәннәре докторы, Казан федераль университы профессоры, Татарстан Фәннәр академиясе академигы Таһиров Индус Ризак улы, филология фәннәре кандидаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Вәлиуллин Ренат Нәкиф улы, Зеленодол муниципаль районы Башкарма комитеты рәисенең урынбасары-мәгариф идарәсе җитәкчесе Афанасьева Рәисә Вәли кызы сәламләделәр. Тарих фәннәре докторы, тарих фәннәре докторы, «Европа-Азия» халыкара гуманитар академиясе президенты, ЮНЕСКОның Дөнья мәдәнияте институты ректоры Таһиров Энгель Ризак улы Татарстан фәннәр академиясе Ш.Мәрҗани ис. Тарих институты урта гасырлар тарихы бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Илдус Котдус улы, ТФА Ш.Мәрҗани ис. Тарих институты керәшен һәм нагайбәк татарларының тарихын, мәдәниятен өйрәнү үзәге җитәкчесе Макаров Геннадий Михайлович, Халыкара Педагогика академиясеннән галимнәр, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетыннан вәкилләр, Венгрия(Будапешт) һәм Франция – Париждагы татар диаспораларыннан чыгыш ясадылар. Шулай ук конференциядә Мәгарифне үстерү институты хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Ислаев Фәйзелхак Габделхак улы, «Чын мирас» журналыннан филология фәннәре кандидаты Рамил Ханнанов, «Гаилә һәм мәктәп» журналыннан Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәмзә Бәдретдинов катнаштылар.
Секцион утырышлар Яшел Үзән шәһәренең 1 нче лицеенда уздырылды. Чарада Яр Чаллы, Казан шәһәрләреннән, Зеленодол, Апас, Питрәч, Балык Бистәсе, Актаныш, Аксубай, Питрәч, Бөгелмә, Балтач, Баулы, Чүпрәле, Тәтеш, Тукай районнарыннан, Чуваш Республикасының Комсомольск районыннан 102 укучы, 192 укытучы катнашты. Конференциядә катнашучылар адресына Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле - Әхмәтшин Шамил Камил улы һәм Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасынан мөрәҗәгать алынды.
Секцияләр эше түбәндәге юнәлешләрдә төзелде.
Укучылар өчен:
- Россия дәүләтенең сәяси тормышында татар иҗтимагый эшлеклеләре;
- Россия империясенең сәүдә һәм сәнәгать үсешенә татар эшмәкәрләре керткән өлеш;
- татарлар хәрби хезмәттә;
- Урта Идел һәм Урал халыклары 1812 елгы Ватан сугышында;
- татарларда китап басу һәм мәдәният үсеше;
- Урта Идел һәм Урал халыкларының рухи үсешендә татар мәдәниятенең роле;
- татар галимнәре һәм Көнчыгышны өйрәнү фәне.
Укытучылар өчен:
- уку дисциплиналарын укыту кысаларында татар халкының Россия дәүләте үсешендәге ролен өйрәнүдә заманча фәнни-методик карашлар;
- шәҗәрәләр төзү эшенең теоретик һәм методик нигезләре;
-Татарстанның тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү һәм популярлаштыруда туган якны өйрәнүнең роле;
-Идел буе халыклары тарихын өйрәнү буенча методик материаллар.
Конференциядә катнашучылар чараның әһәмиятле, файдалы һәм кирәкле булуын берничә тапкыр ассызыкладылар. Укучылар да, укытучылар да үзләре өчен бик күп мәгълүмат алдылар, фикер алыштылар.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
апрель, 2026 ел
Татарстанның югары уку йортлары һәм фәнни учреждениеләре нә илкүләм проектлар буенча 3,2 млрд сум акча тотылган
Татарстанның университетлары һәм фәнни учреждениеләренә 2025 елдан башлап гамәлгә ашырыла торган яңа илкүләм проектлар буенча 3,2 млрд сумга якын акча тотылган.
Татарстан мәктәпләре космоска багышланган «Белем» квизына кушылды
Татарстанның 1,5 мең мәктәбендә “Гагарин атналыгы” кысаларында “Белем” Россия җәмгыятенең тематик квизы узды.
Фальков Казанда студентлар стартапларына 3 млн сумга кадәр грант ярдәме бирергә тәкъдим итте
РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков студентлар стартапларына 3 млн сумга кадәр грант бирергә тәкъдим итте.
9
апрель, 2026 ел
Татарстанның 150 дән артык чыгарылыш укучысы йомгаклау иншасын резерв срогында язды
8 апрельдә Татарстан Республикасында 11 сыйныфны тәмамлаучылар өчен инша (изложение) язуның өстәмә этабы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз