Россиядә «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» проектының дүртенче сезонына нәтиҗә ясадылар

2026 елның 2 июне, сишәмбе

«Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» II Бөтенроссия премиясе җиңүчеләрен Мәскәүдә узган тантаналы чарада бүләкләделәр, ул бишенче, халыкара балачак һәм яшьләр «Беренчеләр хәрәкәте фестивале» кысаларында үтте.

Җиңүчеләр алты номинациядә игълан ителде, аларның икесен — «Мөһим сөйләшүне  оештыру» һәм «Укучылардан иң яхшы видеоанонс» номинацияләрен экспертлар советы бәяләде.

Тагын дүрт номинациядә — «Елның иң яхшы әңгәмәсе», «Партнерлардан иң яхшы дәрес», «Иң яхшы видеоанонс алып баручысы» һәм «Иң яхшы  „Первые. Разговоры о важном“ фильмы» номинацияләрендә исә лидерлар җәмәгатьчелек тавыш бирүе нәтиҗәләре буенча билгеләнде.  Тавыш бирүдә 3,2 миллионнан артык Россия кешесе катнашты: 2,8 миллион укучы, 214 мең укытучы  һәм 156 мең ата-ана.

«Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» премиясе Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм Балачак, гаилә һәм тәрбияне өйрәнү институты тарафыннан оештырылды. Ул тәрбия мохитен үстерүгә, педагогик башлангычларга ярдәм итүгә һәм укучыларны эчтәлекле һәм актуаль белем бирү контентын булдыруга җәлеп итүгә юнәлтелгән.

РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International