Россиядә югары белемнең социогуманитар үзәгенә кергән дүрт дисциплина барлык студентлар өчен гомуми мәҗбүри булачак. Бу хакта РФ телләрен һәм рус телен хуплау буенча Совет утырышында РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков белдерде.
«Бездә дүрт дисциплина – тарих, Россия дәүләтчелеге нигезләре, философия һәм рус теле – булачак һөнәргә карамастан, барлык студентлар тарафыннан да искәрмәсез өйрәнеләчәк, бу шулай ук уку формасына һәм дәрәҗәсенә бәйле түгел», – дип билгеләп үтте Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча