Татарстанда математика, рус теле, башлангыч сыйныфлар, чит телләр, физика, информатика, тарих, биология, химия укытучыларына, шулай ук балалар бакчасы тәрбиячеләренә ихтыяҗ аеруча зур. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының баш редакторы Ринат Билаловка биргән интервьюсында ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
Министр сүзләренчә, укытучыга зур ихтыяҗ Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә, Түбән Кама, Биектау һәм Лаеш районнарында күзәтелә.Һадиуллин билгеләп үткәнчә, яшь укытучылар эшнең беренче өч елында аена 10 мең сум күләмендә өстәмә түләү алалар. «Элек ул 1,1 мең сумнан гына артыграк иде, аннары – 2,5 мең сум булды, әмма ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча 2025 елның 1 сентябреннән 10 мең сумга кадәр арттырылды. Һам 3 меңнән артык яшь укытучы бу өстәмә түләүне ала», – дип белдерде ул.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча