КНИТУ-КАИ борылмалы двигательләрсез инновацион очу аппаратын патентлады

2026 елның 3 июне, чәршәмбе

КНИТУ — КАИ югары белем бирү федераль дәүләт бюджет белем бирү учреждениесе инженерлары вертикаль рәвештә күтәрелә һәм горизонталь рәвештә оча торган һава судносы ясадылар. Ул эш режимнарын борылмалы двигательләрсез һәм катлаулы механик йөрткечләрсез (приводларсыз) үзгәртә ала.

Яңа конструкция вертикаль рәвештә күтәрелә һәм утыра торган очу аппаратлары классына карый. Аппарат берничә электродвигательнең тарту көчен программа ярдәмендә идарә итү хисабына күтәрелергә, һавада эленеп торырга, горизонталь очышка күчәргә һәм утырырга сәләтле.

Проектның төп үзенчәлеге — мондый системаларда гадәттә кулланыла торган моторларны кыегайту механизмнарыннан һәм башка хәрәкәтләнүче төеннәрдән баш тарту.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International