Татарстанда Сабантуйны беренче булып Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты бәйрәм итә

2026 елның 3 июне, чәршәмбе

Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты өченче тапкыр Татарстанда милли бәйрәмне үткәрүне ачып җибәрә.

Университет мәйданында үткән  «ЯЧДПУ студентлар Сабантуе – 2026» бәйрәменә педагогия югары уку йортының иң көчле атлетлары, шулай ук Башкортстаннан, Оренбург һәм Киров өлкәләреннән, ТР районнарыннан килгән көрәшчеләр җыелды.

Нинди уеннар әзерләнгән соң? Кашыкка йомырка салып , капчык киеп, көянтә-чиләк белән йөгерү, шулай ук салам тутырылган капчыклар белән сугышу, таяк һәм канат тартышу, галош киеп йөгерү, армрестлинг  һәм башка уенннар. Гадәттәгечә, келәмдә иң көчле көрәш  батырлар очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International