Ирак аспирантлары Казан югары уку йортларында кандидатлык диссертацияләрен уңышлы яклыйлар

2026 елның 3 июне, чәршәмбе

КНИТУ-КАИда Ирак Республикасыннан килгән ике аспирантның кандидатлык диссертацияләрен  яклавы  уңышлы узды. Бу яклаулар университетның чит илләр өчен югары квалификацияле тикшеренүче кадрлар әзерләү буенча күпьеллык фәнни һәм мәгариф эшчәнлегенең әһәмиятле нәтиҗәсе булды.

Кандидатлык диссертацияләрен Әл-Мөфти Али Мәһди Мөхәммәт Рида һәм Әлхөсәен Алаа Наҗи Дахал якладылар. Яклау нәтиҗәләре буенча диссертация советы икесенә дә  техник фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсен бирү турында уңай карар кабул итте.

КНИТУ-КАИ матбугат хезмәте материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International