Казан федераль университетының геология һәм нефть-газ технологияләре институты (КФУның ИГиНГТ) галимнәре нефть катламына түбән акустик йогынты технологиясен эшләделәр һәм фәнни нигезләделәр. Технология ятмаларны эшкәртүнең соңгы стадиясендә авыр чыгарыла торган нефть запасларын чыгаруны интенсификацияләүгә юнәлдерелгән.
Яңа технологиянең нигезендә сыгылмалы дулкын кыры йогынтысында туендырылган күзәнәкле мохиттә бара торган процессларны системалы исәпкә алу ята.Технологияне эшләүнең беренче адымы булып, пороэластик теория нигезләмәләрен һәм ике фазалы фильтрация (нефть — су) тигезләмәләрен кулланып, туендырылган күзәнәкле мохиттә сыгылмалы дулкыннар таралуның математик моделен булдыру торды. Ул акустик йогынты параметрларының коллекторның фильтрация-сыешлык сыйфатлары үзгәрүенә йогынтысын сан ягыннан бәяләргә мөмкинлек бирә.
РФ Фән һәм югары белем министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча