2026 елда беренче тапкыр «Тынлык көне» кертелә. 3 һәм 7 август «Тынлык көннәре» булачак, дип хәбәр итте РФ Фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков.«Укуга кабул итү процессын төгәлрәк һәм бюджет урыннарын гаделрәк бүлү максатыннан, боерыклар формалашкан көнне „Тынлык көне“ булачак.
Узган елларда абитуриентлар соңгы минутка кадәр үз карарларын үзгәртә ала иде. Бу хәл күп очракта бюджетта укырга теләүчеләргә каршы эшләде, чөнки соңгы мизгелдә гаризаны яисә раслауны кире алырга мөмкин булды. Нәтиҗәдә, бюджет урыннары буш кала иде.
Быел 3 август — төрле квоталар буенча керүчеләрне кабул итү көне, ә 7 август — төп кабул итү көне, болар „Тынлык көннәре“ булачак», — диде Фальков «Вести» эфирында.
Бу яңалык укуга кабул итүне һәркем өчен гаделрәк һәм аңлаешлырак итәргә тиеш диде ул.
«ТАСС» мәгълүматлары буенча