Россия төбәкләрендә ел саен биштән дә ким булмаган креатив индустрияләр көллиятләре ачу күздә тотыла. Бу хакта 3 июндә РФ Мәгариф министры урынбасары Владимир Желонкин ХХIХ Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында узган «Креатив диалоглар» панель дискуссиясендә чыгыш ясаганда әйтте.
Ул бүгенге көндә креатив индустрияләрнең мәдәният, сәнгать, дизайн, технологияләр, эшкуарлык һәм коммуникацияләрне үз эченә алуын һәм мондый кадрларны урта һөнәри белем бирү оешмаларында инде актив әзерләүләрен ассызыклады.
Көллият, индустрия һәм реаль заказчыларны берләштерүче проект-продюсерлык үзәге аерым әһәмияткә ия. Ул студентларга заказлар үтәргә, акча эшләргә, һөнәри мәдәниятне үстерергә һәм ихтыяҗ зур булган продуктлар тудырырга мөмкинлек бирә. Шул рәвешле, бүгенге көндә көллият дәүләт креатив компаниясенә әверелә: ул укыта, җитештерә, командалар формалаштыра һәм төбәк базарын үстерә. Укучылар өчен белем бирү видеоконтентлары булдырыла, һөнәри компетенцияләрне үстерү чаралары, шул исәптән креатив продуктлар эшләү буенча төбәкара марафоннар, остаханәләр һәм белем бирү интенсивлары уздырыла.
РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча