Бүген Татарстанның 16,5 меңнән артык чыгарылыш укучысы рус теленнән БДИ тапшырачак. Алар арасында имтиханны бер ел алдан ук бирергә теләгән унынчы сыйныф укучылары да бар. Бу хакта журналистларга Казанның «Унбер» лицеенда ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
Республикада мәктәпләр базасында 86 имтихан уздыру пункты һәм өйдә 16 пункт ачылган. Онлайн-видеокүзәтү белән җиһазландырылган 1,1 меңнән артык аудитория оештырылган, дип билгеләп үтте ул.
Аның сүзләренчә, имтиханнарны уздыру өчен барлыгы 5,3 меңнән артык педагогик хезмәткәр җәлеп ителгән.
БДИ нәтиҗәләрен имтиханнан соң 10-14 көн эчендә үз мәктәбегездә яки Рособрнадзорның рәсми сайтындагы «ГИА» бүлегендә белергә мөмкин булачак.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча