XXIX Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында мәгариф, фән һәм технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлек турындагы килешүгә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «НОВАТЭК» идарәсе рәисе Леонид Михельсон кул куйдылар.
Яклар мәгариф һәм технологик юнәлешләр өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килештеләр. Хезмәттәшлек шулай ук производство активларының санлы игезәкләрен (цифровые двойники) булдыру өчен робототехника, мәгълүматлар анализы һәм машина ярдәмендә өйрәнү өлкәсендәге инициативаларны бергәләп эшләп чыгаруны күз уңында тота.
Уртак инициативаларны тормышка ашыру мәйданчыгы итеп Иннополис университеты билгеләнде — ул мәгълүмат технологияләре һәм робототехникага махсуслашкан, шулай ук нефть-газ индустриясенең төп компетенция үзәкләренең берсе булып торган Россия ИТ-вузы.