Казанда Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен «Нәниләр балы» узды

2026 елның 5 июне, җомга

4 июньдә Казан шәһәренең В.И. Ленин исемендәге мәдәният-ял комплексында Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарының иң нәниләре өчен якты вакыйга — «Нәниләр балы» («Бал дошколят») булып үтте.

Бәйрәм шәһәрнең мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүче 215 баланы, шулай ук 300дән артык педагогны һәм ата-ананы берләштерде.

Чараның төп максаты — тантаналы, бәйрәмчә кәеф булдыру һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар тормышындагы беренче мөһим вакыйганы үзенчәлекле бәйрәм белән билгеләп үтү.

Нәни  биючеләр педагоглар белән бергә полонез, полька, вальс, краковяк һәм менуэт биеделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International