Россиянең барлык төбәкләрендә «Ел остасы» конкурсы финалистлары билгеләнде

2026 елның 8 июне, дүшәмбе

Конкурс сынаулары нәтиҗәләре буенча 89 финалист билгеләнде. Исегезгә төшерәбез, быел конкурсның сайлап алу этабына 13 меңгә якын гариза бирелгән иде.

“Ел остасы” конкурсының финалистларын Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов котлады.

"Ел мастеры - 2026" Татарстанда Түбән Кама Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте  укытучысы Алсу Казакова булды.  Ул  көллияттә 13 ел эшли, электр куркынычсызлыгы буенча махсус дисциплина укыта .  Ул Татарстанны конкурсның федераль этабында сентябрь-октябрьдә тәкъдим итәчәк.

Конкурс финалына  төрле юнәлешләрне тәкъдим итүче укытучылар чыкты: 60 тан артык һөнәр һәм белгечлек, шулай ук тугыз гомуми белем бирү дисциплинасы. Иң яшь финалистка - 21 яшь, иң өлкәненә - 56 яшь. Төбәк этабында җиңүчеләр арасына оешмалардан 54 педагог керде.

Төбәк этабында җиңүчеләр арасына “Профессионалитет” федераль проектында катнашучы оешмалардан 54 укытучы  керде.

Конкурс мәгариф өлкәсендә алдынгы идеяләрне популярлаштыру, иң перспективалы педагогик тәҗрибәләрне өйрәнү һәм гамәлгә кертү, шулай ук педагогик һөнәрләрнең абруен күтәрү өчен мәйданчык булып тора.

РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International