Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
“Гуманистик этнокультура традицияләре Һәм тәрбияви процесс” дигән темага методик семинар
2013 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе
16 декабрьдә татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәпкәчә белем бирү учреждение педагоглары өчен Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлекчәсе оештырган «Гуманистик этнокультура традицияләре һәм тәрбияви процесс» дигән методик семинар Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтының актлар залында үтте. Аның төп максаты: Бөтендөнья татар конгрессы Әлмәт бүлекчәсе бюро әгъзалары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты вәкилләре белән бергә үсеп килүче яшь буынга милли белем һәм тәрбия бирү мәсьәләләрен уртага салып сөйләшү, алга таба бергә эшләү юлларын һәм конкрет чараларны билгеләү.
Методик семинарда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең мәгариф буенча киңәшчесе Лотфуллин Марат Вазыйх улы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Татарстан Республикасындагы татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге мөдире Шакиров Данис Фәнис улы, Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары, район Советы рәисе урынбасары Хәйдәрова Наҗия Мисбах кызы, мәгариф идарәсе башлыгы Ганиев Рафаэль Марат улы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Әлмәт бүлекчәсе бюро әгъзалары катнаштылар.
Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлекчәсе җитәкчесе, ӘДМХИ ректоры Сәлахов Ильяс Рәхимҗан улы бюро эшчәнлегенең төп юнәлешләрен билгеләп үттте һәм 2014 нче елга планнар белән таныштырды. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты вәкилләре милли мәгарифкә кагылышлы мәсьәләләрне яктырттылар һәм гимназиядә, татар мәктәпләрендә укыту процессы бары ана телендә генә булырга тиеш дигән фикер белдерделәр.
Семинар барышында укытучылар һәм тәрбиячеләр милли белем һәм тәрбия бирү буенча тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Методик семинарда катнашучылар татар халкының мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен, милли үзенчәлекләрен саклау һәм үстерү, яшь буынны милли рухта тәрбияләү буенча өзлексез эш алып барырга кирәк икәнлекне белдерделәр.
Семинар ахрында милли мәгариф мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлтелгән резолюция кабул ителде, укытучылар һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждение педагогларына сертификатлар тапшырылды.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
июнь, 2026 ел
Бүген 47 меңнән артык тугыз сыйныф укучысы рус теленнән БДИ язачаклар
2026 елның 9 июнендә 9 класс укучылары рус теле буенча имтихан тапшыралар.
Илсур Һадиуллин йомгаклау аттестациясен эшкәртү буенча РЦОИ эше белән танышты
5 июньдә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Хәдиуллин Төбәк мәгълүмат эшкәртү үзәгендә (РЦОИ) булды.
9
июнь, 2026 ел
Татарстан студенты югары технологияләр чемпионатында көмеш медаль яулады
Раменский көллиятендә «Очу аппаратының бортындагы техник радиоэлектрон комплексын җитештерү һәм аңа хезмәт күрсәтү» компетенциясе буенча югары технологияләр чемпионатының йомгаклау (төбәкара) этабы узды. Әлеге мөһим чарада Россиянең 10 төбәгеннән студентлар катнашты, алар арасында Татарстан Республикасы вәкиле — Лаеш техник-икътисад техникумы студенты Матвей Пузырев та бар иде.
Җәйне файдалы итеп: мәктәп лагерьлары сезон ачтылар
Бүген, 9 июньдә, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Питрәч районының «Усадьба Царево» торак комплексындагы “Прогресс” күппрофильле лицейның мәктәп яны лагеренда булды. Лагерьда башлангыч сыйныфларда тәрбияләнүче 495 бала ял итә, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләсеннән 26 бала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз