Татарстанда Мәктәпкәчә белем бирү елында балалар бакчалары Сабантуйны билгеләп үтте

2026 елның 10 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасының муниципаль районнарындагы балалар бакчаларында Сабантуй  бәйрәме киң колач белән билгеләп үтелде.Чаралар программасына мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар мәдәниятенең байлыгы һәм күпгасырлык традицияләре белән таныштыруга юнәлдерелгән төрле конкурслар, спорт ярышлары һәм иҗади чыгышлар кертелде.

Яшь катнашучылар күңелле халык уеннарына кушылдылар: капчык киеп сикерделәр, кашыкка йомырка салып йөгерүдә ярыштылар, аркан тартыштылар һәм башка традицион уеннарда  катнаштылар. Күзләрне бәйләп уйнала торган уеннар һәм атларда чабышларны имитацияләү балаларга аеруча ошады. Әлеге чаралар балаларны татар мәдәнияте белән таныштырды, аларга бик күп уңай хис-чыгышлар бүләк итте, милли горурлык хисен ныгытты һәм нәниләрнең күңелендә якты истәлекләр калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International