Россия көне алдыннан Казанда «Ледокол знаний — 2026» фәнни-мәгърифәтчелек проектының ярымфиналы узачак

2026 елның 10 июне, чәршәмбе

2026 елда «Росатом»ның «Ледокол знаний» арктика экспедициясе җиденче тапкыр оештырыла. Сайлап алуның беренче онлайн-этабында Россиянең барлык 89 төбәгеннән 14–16 яшьлек 73 меңнән артык мәктәп укучысы һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары катнашты, ә конкурста бер урынга 3 045 кеше туры килде.

Көндезге ярымфинал 11 июньдә барлык сигез федераль округта — Росмолодёжның төбәк яшьләр үзәкләре мәйданчыкларында, шулай ук Мәскәүдәге «Атом» музеенда узачак. Ул ике этапны үз эченә ала: бирелгән темага чыгыш ясау һәм интеллектуаль ярыш. Ярымфинал нәтиҗәләре буенча 48 финалист билгеләнәчәк — һәр федераль округтан алтышар кеше. Алар өчәр кешелек 16 командага берләшәчәк һәм июнь ахырында Мәскәүдә узачак финалда үз округларын тәкъдим итәчәк.

Россия халыклары бердәмлеге елы уңаеннан, Төньяк котыпка «Росатом»ның арктика экспедициясендә катнашу өчен беренче тапкыр илнең һәр федераль округыннан вәкилләр сайлап алыначак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International