Россия көне алдыннан Питрәч районының «Әкият» балалар бакчасында IV традицион велопарад булды.
Аның максаты — сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру һәм үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләү. Спорт көне зур велойөреш белән башланып китте. Аны балалар бакчасы тренеры Булат Маратович җитәкләде.
Бәйрәмнең төп өлеше исә велосипедларда һәм самокатларда узучы кызыклы ярышлар булды. Чара дуслык, спорт һәм бердәмлек атмосферасында узды. Бәйрәм якынлашып килүче Россия көне уңаеннан оештырылды.